«Көлү дөньяны коткарыр»
18 июль көнне китапханәбездә «Көлү дөньяны коткарыр» дип исемләнгән уен программасы үткәрелде. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, «Мәкальнең ахырын тап», «Санамыш аукционы», «Тасвирлау буенча тап» дигән уеннар уйнадылар. Катнашучылар арасында көлү, шау-шу һәм күңел ачу хөкем сөрде.
Чара ахырында юмористик табышмакларга җавап бирделәр. Бу көнне җиңүчеләрне бүләк һәм күтәренке кәеф, шулай ук бик күп уңай эмоцияләр көтте. Очрашу кызыклы һәм күңелле үтте. Бу көнне битараф һәм пассив балалар булмады, барысы да актив, шат күңелле булдылар.