«Не только в гости ждет тебя природа!»
12 июль көнне китапханәбездә «Не только в гости ждет тебя природа!» дип исемләнгән экологик уен-викторина үткәрелде. Иң башта китапханәче балаларга урманның, үсемлекләрнең, хайваннарның файдасы турында сөйләде. Аннан соң укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр: «Нинди үсемлекләр файдалы?», «Ни өчен агулы гөмбәләрне өзәргә ярамый?». Чара барышында балалар табигать турында шигырьләр укыдылар, мәкальләрне искә төшерделәр. Агачлар, кошлар, кыр чәчәкләре, хайваннар турында табышмаклар чиштеләр. Табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр тыңладылар, Россия һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән таныштылар.
Һәр кеше гади кагыйдәләрне истә тотарга һәм белергә тиеш: табигатьнең матурлыгына гына хозурлану аз. Аның энҗе-мәрҗәннәргә тиң байлыкларын, зәңгәр күк йөзен, туган җиребезне саклый белергә кирәк.