“Сабантуй бәйрәме –дуслык бәйрәме ул”
3 июль көнне авылыбызда балалар өчен Сабантуй оештырылды. Сабантуй ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бәйрәм ул. Ул төрле милләт вәкилләрен үз тирәсенә җыя, якынайта, халыклар арасында дуслык багланышларын ныгыта, дустанә яшәргә өнди.
Бәйрәмгә авылда яшәүче һәм кунакка кайткан балалар, тамашачылар ролендә – аларның әти-әниләре, әби-бабалары чыктылар.
Балалар төрле уеннарда катнаштылар: капчык киеп йөгерү; чүлмәк вату; көянтә белән су ташу; авызында кашык белән йомырка куеп йөгерү; әйбер кисү; велосипед, җәяүле йөгерек ярышы; шигырьләр сөйләделәр; җырладылар һ.б.
Бәйрәм кунаклары, татар эстрада йолдызлары Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина үзләренең матур җырларын башкардылар.