Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Куркынычсыз интернет - балаларга»

28 июнь көнне китапханәбездә Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы уңаеннан «Куркынычсыз интернет - балаларга» дип исемләнгән белешмәлек сәгате үткәрелде.

 Чара башында китапханәче укучыларга интернетның барлыкка килү тарихы, аны куллану максатлары турында әңгәмә үткәрде. Шулай ук, интернет-бәйлелек нәрсә икәнен, аның ничек барлыкка килүен һәм аны ничек булдырмаска кирәклеген аңлатты, нинди куркынычлар тудыруы турында сөйләде. Балалар сайтларына күзәтү ясалды. Укучылар социаль видеороликлар карап, «Балаларга интернетта ничек йөрергә» дигән викторина сорауларына җавап биреп интернет челтәреннән файдалануның төп кагыйдәләрен үзләштерделәр. Чарага «Мир цифровых технологий» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.