«Хәтер шәме»
Ел сан 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, «Хәтер шәме» гомумроссия акциясе уза – бөтен Россия буйлап Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргәннәр истәлегенә шәмнәр кабына. Акциянең төп максаты – ватанпәрвәрлек, тарихи үткәнебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорларының фаҗигасен һәм каһарманлыкларын онытмау.
Без дә үз чиратыбызда әлеге акциягә кушылдык. Китапханәбездә мәктәп яны лагерены йөрүче укучылар белән шәмнәр кабыздык һәм Илебез азатлыгы өчен башларын салган каһарманнарны, кайткач вафат булган сугыш ветераннарын бер минут тынлык белән искә алдык.