«Мәнге сүнми торган хәтер»
22 июнь Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе – Хәтер һәм кайгы көне. Бу көн безгә сугыш кырларында һәлак булганнарны, фашист концлагерьларында газап чиккәннәрне, тылда ачлыктан һәм чарасызлыктан вафат булганнарны искә төшереп тора. Без бүгенге тыныч тормышта яшәвебез белән яу кырында ятып калганнарга бурычлы. Сугыштан кайтмаганнарга, алган яраларыннан тыныч тормышта вафат булганнарга да мәңгелек дан!
21 июнь көнне мәктәп яны лагереның төрле яшьтәге мәктәп укучылары «Мәңге сүнми торган хәтер» дип исемләнгән хәтер кичәсенә чакырылдылар. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышының беренче көннәре, Брест крепостеның геройларча оборонасы, Смоленск янындагы сугыш, Мәскәү өчен көрәш, герой-шәһәр Ленинградның батырлыгы турында белделәр. Хәрби кинохроника һәм презентация сугыш еллары атмосферасына чумарга ярдәм итте. Чара барышында «Вакыт яшәр, яшәгәндә Җирдә Хәтер!» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.