Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Нәрсә? Кайда? Кайчан?»

15 июнь көнне, безнең китапханәдә, мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» дип исемләнгән әдәби интеллектуаль уен-викторина уздырылды.

Башта китапханәче балалар өчен кечкенә генә тарихи экскурс үткәрде. Укучылар «викторина» сүзен узган гасырның 20 нче елларында танылган язучы Михаил Кольцов уйлап тапканын белделәр. Хәзер викториналар дип  интеллектуаль уеннарны атыйлар. Шулай ук балалар «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» дип аталучы телевизион ителлектуаль уен тарихы белән таныштылар.

Уен җиде биремнән торды. Интеллектуаль көрәш бик мавыктыргыч булды. Еш кына дөрес җаваплар яңгырады. Чарада катнашучылар уеннан һәм аралашудан ләззәт алдылар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр.

Әлеге чара катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте, интеллектуаль уеннарның чын-чынлап күңелле һәм кызыклы була алуын исбатлады.