Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Җәй – Каникуллар — Иминлек”

Җәйге каникуллар – балалар өчен иң могҗизалы вакыт. Җәйге чорда балалар аеруча хәрәкәтчән булалар. Төрле уеннар уйнарга, каяда булса барасылары, яна җирләрне күрәселәре килә. Бу очракта бала көтелмәгән бәхетсезлекләр белән очрашмасын өчен тормыш иминлеге нигезләре белән таныш булырга тиеш.  Аларга бу вакытта күбрәк игътибар итергә, алар белән күбрәк вакыт үткәрергә кирәк.

9 июнь көнне китапханәбездә “Җәй – Каникуллар — Иминлек” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты җәйге чорда балаларның травматизмын һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү иде. Укучылар җәй көне кайсы вакытта кояшның бик актив булуын, кешегә су нинди файда китерә һәм сулыкларның нәрсә белән куркыныч булуы турында белделәр. Тагын бер кат җәйге каникул чорында нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотырга кирәклеген искә төшердек.
         Чара ахырында балаларга «Куркынычсызлык әлифбасы» дип аталган мультфильм тәкъдим иттек.