Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Мәрхәмәтле һәм зирәк Пушкин әкиятләре турында»

6 июнь – бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Аның иҗатын балалар да һәм өлкәннәр дә ярата, шуңа күрә бу көнне бөтен илебез буенча Пушкин көне буларак билгеләп үтәләр.

Бу көнне безнең китапханәдә, мәктәп яны лагере балалары өчен, «Мәрхәмәтле һәм зирәк Пушкин әкиятләре турында» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде.

Чара башында без яшь укучыларга әңгәмә рәвешендә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып киттек, балалар алган белемнәрен күңелле викторинада сынап карадылар. Укучылар бердәм һәм күңелле итеп А.С.Пушкинның әкиятләреннән фразалар һәм җөмләләрнең ахырын искә төшерделәр, тәкъдим ителгән өзекләрне дәвам иттеләр. Викторина сорауларына дөрес җавапларны табарга «Как вечно Пушкинское слово» дип аталган күргәзмәдәге китаплар булышты.

Чара ахырында «Сказка о попе и о работнике его Балде» мультфильмы күрсәтелде.