«Мин һәм Кояш – дуслар...»
23 май көнне китапханәбездә «Мин һәм Кояш – дуслар... " дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче борынгы заманнардан ук кояш турында күзаллаулар, төрле борынгы халыкларның нинди кояш аллаларына ышанулары турында сөйләде. Балалар Кояш турында халык җырлары, әкиятләр тыңладылар, мәкальләр, әйтемнәрне искә төшерделәр, кояш белән бәйле табышмаклар чиштеләр.
Нәни укучылар Кояш турында, күк җисеме буларак, астрономнар тарафыннан өйрәнелгән заманча фәнни күзаллаулар белән таныштылар. Балалар Җирдән Кояшка кадәр күпме ара, Кояшның күләме, аның өслегендә һәм тирәнлегендә температураның ни дәрәҗәдә югары булуын, «кояш таплары» ның нәрсә икәнлеген, техникада һәм көнкүрештә кояш энергиясен ничек кулланырга кирәклеген белделәр.
Чара барышында балалар Кояш, Ай, йолдызлар, башка күк җисемнәре һәм табигать күренешләре турында фәнни-популяр һәм нәфис әдәбият белән таныштылар. Ахырдан нәни кунакларыбызга мультфильмнар тәкъдим иттек.