“Китап иленә сәяхәт”
20 май көнне безнең китапханәгә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары килде. Без балаларны ачык йөз белән каршы алдык һәм китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим иттек. Балалар китапханәче сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул балаларны китаплар, журналлар коллекциясе белән таныштырды, китаплар белән дөрес эш итү, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар китапханәдә китапларның нинди тәртип буенча урнашуларын һәм балаларның күбрәк нинди китап укырга яратуларын белделәр. Балалар стеллажлардагы китапларны карадылар.
Экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бик зур тәэсир калдырды. Балаларның китапханәдән китәселәре килмәде, һәм алар әти-әниләре белән китапханәгә килергә сүз бирделәр. Китапханәдә булу барысына да бик ошады. Балаларны китап мәдәниятенә тарту, кызыксынучан, белемле кеше тәрбияләү бик мөһим эш.