Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Гаилә – тормыш учагы»

Халыкара гаилә көне кысаларында 13 май көнне китапханәбездә, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен, «Гаилә – тормыш учагы» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Чараның максаты: балаларның гаилә турында күзаллауларын киңәйтү, гаиләдә тынычлыкның иминлек, бәхет һәм гаилә әгъзаларының сәламәтлеге өчен төп шарт икәнлеген күрсәтү. 

Китапханәчеләр балаларны Халыкара гаилә көне тарихы белән таныштырдылар. Балалар белән «Гаилә әлифбасы» дигән викторина үткәрделәр. Укучыларның һәркайсы гаиләнең әһәмияте, үз гаиләләрендәге гореф-гадәтләр һәм үзара мөнәсәбәтләр турында үз фикерен җиткерде. «Гаилә бәхете - балада» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар гаилә, мәхәббәт, яхшылык турында шигырьләр укыдылар.