«Ышаныч телефоны»
Балалар теләсә кайсы яшьтә эмоциональ ярдәмгә һәм эмоциональ тәрбиягә мохтаҗ. Кайчагында тормышта хәл ителмәслек проблемалар килеп чыга, күңелдә тирән кайгылар, борчу барлыкка килә. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга Ышаныч телефоны ярдәм күрсәтүнең мөһим каналы булып тора.
12 май көнне китапханәбездә Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан «Ышаныч телефоны» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Укучылар ышаныч телефоны турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат: аның кайчан беренче тапкыр барлыкка килүе, ни өчен кирәк булуы, шулай ук Ышаныч телефонында эшләүчеләр турында, телефон аша ашыгыч ярдәм хезмәтләре һәркемгә ачык, бушлай һәм аноним булуын белделәр.
Бу чара ярдәмендә укучылар ышаныч телефоны хезмәтендә югары дәрәҗәдәге профессионаллар эшләвен аңладылар һәм алар тыңларга, аңларга һәм ярдәм итәргә әзер.