Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Хәтерлибез һәм горурланабыз»

6 май көнне китапханәбездә Арча районының Советлар Союзы геройларына багышланган «Хәтерлибез һәм горурланабыз» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. 

         Әлеге чараның максаты: актив гражданлык позициясе, Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган батырлыклар мисалында үз халкыңның тарихи, үткәненә карата горурлык хисе формалаштыру, Ватанга аңлы мәхәббәт тәрбияләү.

         Чарада укучылар геройларның биографиясе, аларның Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыгы, югары бүләкләре белән таныштылар.

         Хәтер сәгатең икенче өлешендә китапханәчеләр «Хәрби тарих белгечләре» дигән танып-белү викторинасы үткәрделәр.

         Китапханәдә «Сезнең каһарманлык үлемсез» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.