“Тукай сүнмәс йолдыз ул!”
26 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, урта мәктәп укучылары өчен «Тукай сүнмәс йолдыз ул!» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Балалар белән шагыйрьнең шигырьләре буенча рольле укулар үткәрелде. Шулай ук укучылар әдәби викторинада катнаштылар. Г.Тукай әсәрләре буенча иҗат ителгән мультфильмнар карадылар. Тукай – халык яраткан бөек шагыйрь. Аның әсәрләре Ватанга, туган якка һәм халыкка мәхәббәт белән сугарылган. Шул ук вакытта алар бик гыйбрәтле, зирәк һәм игелекле. Матурлыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өндиләр. Укучылар күңеленә ышаныч, өмет, хыял, шатлык һәм илһам өсти.
Чара ахырында укучылар “И туган тел" җырын башкардылар.