Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Тылсымлы бизәк”

Татар халкы һәрчак матурлыкка, сәнгатькә омтылып яшәгән.    Бу — халкыбызның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр, чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең   үзләре тукыган киндердән сугылган сөлге-ашъяулыклары, чыбылдыклары, энҗе-мәрҗән белән чиккән калфаклары күзләрнең явын алырлык чигү үрнәкләре булып торадар. Бу — халкыбызның күңел байлыгы, аның рухи хәзинәсе.

25 апрель көнне китапханәбездә урта сыйныф укучы кызлары өчен "Тылсымлы бизәк" дип исемләнгән мастер-класс үткәрдек. Кызларны татар халкының чигү тарихы, чигү төрләре белән таныштырдык. Укучылар бөтен күңелләрен, игътибарларын туплап, зур кызыксыну белән чигү серләренә төшенделәр.