"Нәрсә ул игелек һәм ул кайда яши?"
20 апрель көнне «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» акциясе кысаларында китапханәбездә “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр интернат мәктәбе дәүләт бюджет гомумбелем бирү учреждениясе” укучылары өчен "Нәрсә ул игелек һәм ул кайда яши? " дигән әдәплелек сәгате үткәрдек. Чараның максаты – балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү, балаларны игелекле гамәлләр, башка кешеләр файдасына игелекле эшләр кылуга мотивлаштыру иде.
Чара игелеклелек турында сөйләшүдән башланды: ул кайда яши, кемне мәрхәмәтле дип атарга мөмкин, шулай гади булырга тиешме һәм бу, гомумән, кирәкме?
Балалар мәрхәмәтлелек һәм ярдәмчеллек турында язылган китапларны искә төшерделәр, шигырьләр укыдылар. «Поделись своей добротой!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Соңыннан балаларга яхшылык һәм дуслык турында мультфильмнар күрсәтелде.