Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«В солнечном царстве, космическом государстве»

12 апрель көнне, Космонавтика көне уңаеннан, безнең китапханәдә «В солнечном царстве, космическом государстве» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Чараның максаты: балаларны космос киңлеген үзләштерү турында күзаллауны киңәйтү; укучыларны илебез космонавтикасының үсеш тарихы һәм космосны яулауга үз өлешләрен кертүчеләр белән таныштыру; үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү.

Чара «Космос эрасының башы» дигән танып-белү әңгәмәсе белән башланып китте, анда укучылар космонавтика үсеше тарихы һәм космонавт- хайваннар турындагы мәгълүмат белән таныштылар. Балалар галәмнең беренче космонавты Юрий Гагаринның тормышы, үлемсез батырлыгы турында белделәр һәм СССРның беренче космонавтының тере тавышын ишеттеләр.

Яшь китап укучылар өчен «Галәм буйлап сәяхәт»дигән китап күргәзмәсе оештырылды.  Чара ахырында укучылар «Нәрсә ул космос?» дип аталган викторинада катнаштылар.