Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Синең бер тамчы караңа Тулы кояш сыйган бит!”

10 апрель көнне балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәповага 60 яшь тулды. Йолдыз Шәрәпова ТР Язучылар берлеге әгъзасы, А.Алиш исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Йолдыз апа Шәрәпова – балалар күңеленә хуш килгән күп шигъри китаплар авторы. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара.

Бу көнне китапханәчеләр укучыларны шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Й.Шәрәпованың шигырьләрен кычкырып укулар үткәрелде. Балаларга «Йолдыздан сибелгән энҗеләр» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.