Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Чемодан с загадками»

2 апрельдә, Халыкара балалар китабы көнендә, китапханәдә «Чемодан с загадками» дип исемләнгән мәгълүмат көне үткәрелде.  Әлеге чараның максаты - балалар әдәбиятына кызыксыну уяту иде.

Чара китапханәчеләрнең Халыкара балалар китабы көненең тарихы турында сөйләвеннән башланды. Балалар китап турында бик күп кызыклы фактлар белделәр. Балаларга 2022 нче елның юбиляр-китаплары тәкъдим ителде.

Укучылар Г.Х. Андерсенның биографиясе белән таныштылар, ә аннан соң Дания әкиятчесенең әсәрләрен искә төшерделәр. Балаларга язучының әкиятләре буенча видеоролик күрсәтелде. Төрле конкурсларда катнашып, укучылар әкият геройларын атадылар, табышмаклар чиштеләр.