Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«В гостях у веселого сказочника»

30 март көнне, балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, безнең китапханәдә, башлангыч сыйныф укучылары өчен,  К.И. Чуковский тууына 140 ел тулу уңаеннан «В гостях у веселого сказочника» дип исемләнгән әдәби танып-белү сәгате үткәрелде.

Китапханәчеләр яшь китап укучыларны балалар язучысы Корней Иванович Чуковский тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, Чуковский әсәрләрен искә алырга ярдәм итү максатыннан «Корней бабай әкиятләре» дигән викторина үткәрделәр. «Муха-Цокотуха» һәм «Путаница» әкиятләре кычкырып укылды, ә «Телефон» һәм «Федорино горе» әкиятләрен укучылар рольләргә бүленеп укыдылар. Чара ахырында балаларга «Путаница», «Федорино горе» мультфильмнары күрсәтелде.

Китапханәдә «В гостях у дедушки Корнея» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.