«Периодика утравы»
28 нче март көнне китапханәбездә «Периодика утравы» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Әлеге чарага “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” укучылары чакырылды.
Чараның максаты – вакытлы матбугат басмаларның күптөрлелеген күрсәтү, аларның төрләре белән таныштыру, яшүсмерләргә укуда, көндәлек тормышта ярдәмчеләр булачак журналларга игътибар җәлеп итү, күзаллауларны киңәйтү һәм күп кенә сорауларга җавап бирү иде.
Вакытлы басмалар һәр китапханәнең китапханә фондының бер өлеше булып тора. Китапханәче китапханәдә булган вакытлы басмаларга кыскача күзәтү үткәрде, аларның һәрберсе турында сөйләде. Ә дәрес ахырында китапханәче журналларны күбрәк укырга, үз илендәге һәм бөтен дөньядагы барлык мөһим вакыйгалардан хәбәрдар булырга, үз күзаллауларын киңәйтүне, өй эшләрен әзерләгәндә төрле вакытлы басмалардан файдалануларын теләде.