Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

"Нәүрүз – тынычлык һәм игелек бәйрәме"

26 март көнне авыл Мәдәният йорты каршында халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан "Нәүрүз – тынычлык һәм игелек бәйрәме" дип аталган фольклор бәйрәм үткәрелде. Бу бәйрәмгә төрле программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә бу көннең төп хуҗалары Нәүрүзбикә һәм Кыш Бабай чакырылган иде. Алар үзара ярыштылар: Кыш бабай бирешергә теләмәде, ләкин аның көче беткән иде инде, чөнки урамда җылы һәм язгы кояш яктырта иде.

Укучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Актив уеннардан соң балалар карга боткасы ашадылар. Бәйрәм барысына да бик ошады.