«Иң акыллы китаплар»
14 март көнне безнең китапханәдә урта мәктәп укучылары өчен «Иң акыллы китаплар» дигән темага китапханә дәресе үткәрелде. Китапханәчеләр балаларны белешмә әдәбият, аның күптөрлелеге, шул исәптән сүзлекләр һәм энциклопедияләр структурасы, материалның урнашуы, мәгълүматны тиз арада эзләүдә ярдәм итә торган алфавит һәм фән күрсәткечләре белән таныштырдылар. Дәрес барышында «Китап дөньясында» дигән викторина үткәрелде. Укучылар алган белемнәрен ныгыту өчен «Кара, таб!» дип аталган уен-эзләнүдә катнаштылар. Биремнәрне үтәү өчен балалар сүзлекләр һәм энциклопедияләр кулландылар.