«Весны очарование»
Халыкара хатын-кызлар көне – язның иң гаҗәеп, иң назлы бәйрәме! Бу көн үзенчәлекле, ул кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары белән җылытылган, чәчәкләр, наз белән бизәлгән.
7 март көнне Яңа Кенәр балалар бакчасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртә булып узды. Бу бәйрәмгә бездә чакырулы идек. Нәниләр әниләрен, әбиләрен, апаларын, сеңелләрен бәйрәм белән котлап бик матур шигырьләр сөйләделәр. Назлы, җылы сүзләрен әнләренә җиткерделәр, күңелле җырлар җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр, кызыклы уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап таптылар, башваткычлар чиштеләр. Бәйрәмне нәниләр үзләре ясаган бүләкләрен әниләренә тапшыру белән тәмамладылар. Бәйрәмнән барысы да күтәренке күңел белән кайтып китте.