Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Китаплар нигә кирәк?»

Максаты: укучыларның көндәлек тормышта китаплар һәм китап басмаларын куллану кирәклеге турында белемнәрен киңәйтү, китапларга кызыксыну уяту, төрле белешмәлекләр һәм энциклопедияләр белән эшләү осталыгына өйрәтү.

         25 февраль көнне, китапханәбездә, урта мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен «Китаплар нигә кирәк?» дип аталган китапханә дәресе үткәрелде.

         Без укучылар белән көндәлек тормышта һәм тәҗрибә юлы белән китаплардан файдалану кирәклеге турында әңгәмә алып бардык. Моның өчен викторина әзерләнгән иде, анда балалар китаплар ярдәмендә куелган сорауларга җаваплар эзләделәр. Балалар викторинаны бик яхшы үтәделәр һәм шулай ук китап белән дөрес эшләргә өйрәнделәр.

         Укучыларга укуның файдасы һәм сәламәтлекккә зыян килмәсен өчен нинди шартларда укырга кирәклеге турында сөйләнелде.

         Чара китапларның файдасы һәм китап уку турында мәкальләр әйтү  белән тәмамланды.