«Солдатом быть – Родине служить»
Күгебез аяз, көннәребез имин булса, җирдә икмәк тә игелә, табыннарыбыз да мул, җаннарыбыз тыныч була. Ә безнең иминлегебезне саклап, Ватаныбыз сагында кыю йөрәкле, лачындай ир егетләребез тора.
Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату максатынны чыгып 22 февраль көнне урта мәктәп белән берлектә «Солдатом быть – Родине служить» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә укучылар белән бергә бәйрәм тарихына экскурсия ясадык, борынгы Русьтән башлап безнең заманга кадәр Ватаныбыз геройларын искә төшердек. Укучылар шулай ук ир-атларның гына түгел, хатын-кызларның да Ватан сагында торуларын белделәр.
Чарада укучылар үзләренең матур җырларын, дәртле биюләрен һәм шигырьләрен башкардылар.