Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Туган тел һәркайсыбызга кадерле»

21 февраль көнне Яңа Кенәр балалар китапханәсендә, Халыкара туган тел көне уңаеннан, «Туган тел һәркайсыбызга кадерле» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, татар теленең бөеклеге һәм байлыгы, аның чисталыгын бозудан саклау кирәклеге турында сөйләде, чөнки кешенең сүзе аның үсеш дәрәҗәсен чагылдыра. Балалар туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар. «Игелекле сүзләр агачы», «Канатлы фразалар» уеннары һәм конкурсларда үз белемнәрен тикшерделәр. Укучыларга  бер сүздән берничә башка сүз төзү уены тәкъдим ителде, анда укучылар үзләренең тизлек һәм аң дәрәҗәсен күрсәттеләр.

         Балалар шулай ук «Татар теле – безнең мирас» дигән китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.