«Авыл урамнары буйлап сәяхәт»
Һәр кеше үзенең туган җир, яши торган урыны турында белергә тиеш. Безнең зур илебездә һәр кешенең күңеленә якын кечкенә почмагы – авылы, урамы, туган йорты бар. Бу аның кечкенә Ватаны. Һәр кече Ватанныкы кебек авылыбызның да тарихы бик кызыклы һәм бай. Без аны өйрәнергә һәм белергә тиеш.
РФ халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан 17 февраль көнне китапханәбездә «Авыл урамнары буйлап сәяхәт» дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү сәгате үткәрелде. Биредә укучылар туган як төшенчәсенең нәрсә аңлатуын белделәр, аның белән кеше гомер буе тыгыз бәйләнүен аңладылар. Китапханәче укучыларны авыл елъязмасы, урам, сулыкларның, биналарның иске фоторәсемнәре белән таныштырды.
Шулай ук балалар «Минем авылым: бүгенгесе, үткәне, киләчәге» һәм «Авылның танылган кешеләре» дигән тарихи викториналарда катнаштылар, кече Ватан турында шигырьләр укыдылар.