«Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара!»
Әфган сугышы... без аның турында бик күп һәм бер үк вакытта бик аз беләбез! Ул тулы булмаган ун ел эчендә сугышчы-интернационалистларның бик күп гомерен алып китте. Бу сугыш күп гаиләләргә кагылды, үзе белән кайгы, авыр югалту алып килде.
Әфганстандагы сугышта катнашучылар сугышның ничек күп кайгы алып килүен беләләр. Әмма яшь буынга ул дәһшәтле еллар вакыйгаларын, үзләренең интернациональ бурычларын батырларча үтәгән герой-кешеләрне истә тотарга кирәк.
14 февраль көнне авыл Мәдәният йортында «Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара!» дип исемләнгән сугышчы-интернационалистлар белән очрашу кичәсе булды. Кичәдә алар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Чара концерт, презентацияләр белән аралаштырып алып барылды.