Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Бар җырымны илгә багышладым»

15 февраль көнне китапханәбездә татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан әдәби-тематик кичә үткәрелде.

         Әлеге чара балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды. Җәлил иҗат иткән шигырьләрне, аның сүзләренә язылган җырларны укучылар яратып тыңладылар. Шагыйрьнең балалар өчен язылган  шигырьләрен үзләре дә  сөйләделәр. Шулай ук әлеге кичәдә Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.