Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Сез һәм Интернет. Без сайлый торган сайтлар”

Хәзерге вакытта Интернет челтәре киң таралыш алды. Глобаль Интернет өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә күп кенә эшләрдә төп ярдәмчегә әверелә.

         8 февраль көнне безнең китапханәбездә "Сез һәм Интернет. Без сайлый торган сайтлар" дип исемләнгән интерактив очрашу үтте.
         Чарада китапханәчеләр балаларны интернет сүзенең төшенчәсе, заманча мәгълүмати мохиттә үз-үзеңне ничек итеп җаваплы һәм дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.
         Укучылар интернеттан куркынычсыз файдалану кагыйдәләре турында мультфильмнар карадылар. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Уку залында «Без сайлый торган сайтлар» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.