Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Где логика?»

29 гыйнвар көнне безнең китапханәбездә 6 сыйныф укучылары өчен «Где логика?» дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде.

Уен 9 раундтан торды, аларның һәркайсында төрле дәрәҗәдәге интеллектуаль биремнәр үтәргә тәкъдим ителде:

1. «Артыгын алып ат»

2. «Игътибар. Игътибар!!!»

3. «Нәрсә җитми»

4. «Уртак нәрсә?»

5. «А.С.Пушкин әсәрләреннән төшеп калган юлны куегыз»

6. «Киноребус»

7.  «Смайликлар ярдәмендә мультфильмны бел"

8. «Формула ярдәмендә сүзне бел»

9. «Мәкальне тап!»

Чара барышында балалар югары активлык һәм кызыксыну, үзләренең  белемнәрен һәм логик биремнәр чишә белүләрен күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф алдылар.