Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

"Льюис Кэрроллның могҗизалар иле"

27 гыйнвар көнне, 4 сыйныф укучылары өчен, инглиз әкиятчесе тууына 190 ел тулу уңаеннан "Льюис Кэрроллның могҗизалар иле" дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Чара башында китапханәче укучыларны Л.Кэрроллның биографиясе белән таныштырды, балалар аның язучы гына түгел, рәссам, фотограф һәм математика профессоры булуын белделәр. «Алиса в Стране Чудес» һәм «Алиса в Зазеркалье» исемле ике гаҗәеп китап аны бөтендөньяга танылган шәхес иттеләр.

Яшь укучыларыбыз әкиятләрнең барлыкка килү тарихы һәм Алисаның маҗаралары турында белделәр. Аннан соң балалар «Алиса могҗизалар илендә» дигән мавыктыргыч әдәби викторинада катнаштылар. Чарага «Алисада кунакта» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.