“Милли уеннар – тәрбия хәзинәсе”
Татар халкы борынгыдан җырлы-биюле һәм башка кызыклы уеннары белән дан тоткан. Уеннар төрле бәйрәмнәрдә, аулак өйләрдә, кичке бәйгеләрдә уйналган. Уеннар кешеләрдә дуслык бердәмлек , ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләгән. Кешеләрдә мәрхәмәтлелек, туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләнгән. Андый мөхиттә тәрбияләнгән балалар сәламәт фикерле, ныклы ихтияр көченә ия булып үскәннәр.
20 гыйнвар көнне, без, Яңа Кенәр балалар бакчасында “Милли уеннар – тәрбия хәзинәсе” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрдек. Чарада балалар белән татар халкының җырлы-биюле уеннарын уйнадык: «Урманга бару», «Чума үрдәк, чума каз» һ.б. Аларга нәниләр өчен язылган китаплар укыдык.
Балаларга кичәбездән бик канәгать калдылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.