Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Мультики – ожидание чуда»

6 гыйнвар көнне балалар киносы көне уңаеннан китапханәбездә «Мультики – ожидание чуда» дип исемләнгән кичә үткәрелде.

Китапханәче укучыларга беренче тапкыр мультфильмнар кайчан барлыкка килүе турында сөйләде. Балалар мультфильмнарның теләсә кайсы китапның асылын кыскача чагылдыруын белделәр.

Әкиятләрне укып һәм мультфильмнарны карап, балалар кечкенәдән үк нәрсәнең яхшы һәм нәрсәнең начар булуын беләләр. Саранлык, хәйлә, усаллык кебек сыйфатларны яманлыйлар. Игелекле, мәрхәмәтле, акыллы, уңай мультфильм геройлары кебек булырга тырышалар. Балалар үзләренең яраткан мультфильмнарын искә төшереп, «Мультфильм белгечләре»дигән викторинада бик теләп катнаштылар.