“Яңа ел чыршысы кунакка чакыра!”
Яңа ел – ул яраткан әкият, күңелле уеннар, сюрпризлар, маҗаралар бәйрәме, аны балалар һәм өлкәннәр түземсезлек белән көтә. Аны өйдә дә, эштә дә, мәктәптә дә, балалар бакчасында да түземсезлек белән каршы алалар…
5 январь көнне Мәдәният йорты фойесында балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә Кыш бабай белән Кар кызы, төрле әкият геройлары Убырлы карчык, Маша белән аю балаларның күңелен күреп уеннар уйнаттылар. Балалар Яңа елга багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Кичә ахырында лотерея уйнатылды.