“Балалар арасында үз кеше”
1 гыйнварда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрь, драматург, балаларның яраткан язучысы Рәфис Корбанга 65 яшь тулды. Шул уңайдан, 4 гыйнвар көнне, китапханәбездә “Балалар арасында үз кеше” дип исемләнгән кичә-портрет үткәрелде.
Кичәдә без укучыларны Рафис Корбанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үттек.
Балалар шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыдылар. “Табышмак әйтәм, җавап тап” бәйгесендә китапханәче Р.Корбанның табышмакларын укыды, балалар җитез генә күбесенә дөрес җавап бирделәр. Шагыйрьнең китапларына күргәзмә ясалды.