Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Серле кар бөртеге...»

Кар бөртеге - кышкы әкиятнең төп атрибуты һәм чыршыны гына түгел, гомумән, интерьерны да матур итеп бизәү өчен кулланыла. Бу назлы, нәзакәтле һәм бик матур символ.

24 декабрь көнне балалар китапханәсендә, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, «Серле кар бөртеге...» дип исемләнгән Яңа ел кар бөртекләрен кисү буенча мавыктыргыч мастер-класс узды.

Мастер-класста яшь укучыларыбыз күңелле иҗат әйләнешенә чумдылар. Дусларча атмосферада балалар кар бөртекләрен кистеләр. Китапханәче Нигаметзянова Л.И. кәгазьдән кар бөртекләре ясау техникасы белән таныштырды. Мастер-класста катнашучыларның барысы да бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Алар үз эшләрен шатланып өйләренә алып кайтып киттеләр.