"Яңартылган китапханә үз укучыларын каршы ала"
24 декабрь көнне капиталь төзекләндерелгән соң мәдәният йорты һәм китапханә кабат үз ишекләрен ачты. Бәйрәм мәдәният йорты каршында ук башланып китте. Кунакларны, урамда мичтә коймак пешереп, кайнар чәй белән сыйладылар.
Тантананың төп кунаклары район башлыгы Илшат Нуриев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Кыш бабай һәм Кар кызы белән бекрлектә кызыл тасманы кисеп бина эченә уздылар. Эчтә кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Гармунчылар татар халык көйләрен уйнадылар.
Китапханә каршында безнең яшь китап укучыларыбыз, мөхтәрәм кунакларга үзләренең матур шигырьләре аша рәхмәт әйтеп, аларны китапханәгә чакырдылар. Китапханәдә Илшат Габделфәртович белән Ирек Илдарович укучы балалар белән аралаштылар.