«Здоровье – бесценный дар»
1 декабрь - Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтендөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, бу авыруны йөртүче кешеләргә сабырлык күрсәтергә дә чакыра.
Шушы көн уңаеннан, 1 декабрь көнне, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Здоровье – бесценный дар» дип аталган онлайн мәгълүмат бирүне тәкъдим иттек. Мәгълүмат бирүнең максаты: актив тормыш позициясе формалаштыру; профилактика чараларын кабатлау; укучылар арасында СПИД турында дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү, ВИЧ-инфекциянең таралуын булдырмауга ярдәм итү иде.