Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Правила дорожные — детям знать положено»

Без иртәнге йокыбыздан торып урамга чыгу белән, юл хәрәкәтенә катнашып китәбез. Машиналарның төрләре, җәяүлеләр һәм пассажирларның саны елдан-ел арта, юл хәрәкәте көчәйгәннән-көчәя. Юл-транспорт һәлакәтләре турында да ишетеп, күреп торабыз. Алар нәтиҗәсендә кешеләр һәлак була яисә җәрәхәтләнә, машиналар ватыла, юл корылмалары җимерелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсәң, игътибарлы, сак булсаң, аяныч хәлләргә юлыкмаска да мөмкин.

22 ноябрь көнне юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту; урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү; юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып яшь китап укучыларыбызга онлайн-викторина тәкъдим иттек.

Түбәндәге ссылка буенча керәсе:

https://docs.google.com/forms/d/1Zk88pAF_sMEqH2et4ygIn7HV7IiQiG9QBF8yknVTuLE/edit

https://www.instagram.com/p/CWkRbYpNch7/

https://vk.com/id592652851