Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

"Хәтерләүдән курыкма син! Ил үткәнен онытма син"

15 октябрь - Хәтер көне. 1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне.
         15 октябрь көнне китапханәбездә "Хәтерләүдән курыкма син! Ил үткәнен онытма син" дип исемләнгән тематик сәгать булып узды. Әлеге чарада китапханәче укучыларны Казан ханлыгы тарихы белән таныштырды. Укучылар кызыксынып Сөембикә-ханбикә турында риваять тыңладылар. Чара ахырында балалар Казан һәм Казан ханлыгы тарихы турында сорауларга җавап бирделәр.