«Укучының мәдәни көндәлеге»
Туган ягыбызның тарихи-мәдәни урыннары һәм чаралары белән танышу максатыннан Татарстан Республикасында «Укучының мәдәни көндәлек» дип аталган проект үз эшен дәвам итә. Әлеге проект кысаларында, 8 октябрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә 1 сыйныф укучылары өчен мәдәни дәрес үткәрелде һәм "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды. Китапханәче укучыларны проект кысаларында көндәлекне алып бару тәртибе белән таныштырды, әлеге көндәлекнең нинди әһәмияткә ия һәм ни өчен кирәклеген аңлатып үтте.