Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Дус булуга ни җитә!”

Дөньяны матурлык коткара, дигән бер акыл иясе. Һәм дуслык та, дип өстисе килә. Чын дуслык дөньядагы хисләрнең иң көчлесе. Илләр дус яшәсә, дөньялар имин була. Гаилә дус булса, балалар бәхетле үсә. Яныңда дустың булганда, дөнья ямьлерәк, ашлар тәмлерәк тоела. Хәтта олы кайгылар да, дусларың уртаклашса кечерәеп кала. Шуңа күрә дә инде дөньядагы һәр җан иясе үзенә дуслар эзли, үзе дә яхшы дус булырга тырыша.

                Укучыларның фикер йөртүчәнлекләрен үстерү; матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары, күршеләргә карата ихтирамлык, игътибарлылык, изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү максатыннан чыгып, 14 сентябрь көнне китапханәбездә, 2 сыйныф укучылары катнашында “Дус булуга ни җитә!” дип аталган әхлак сәгате үткәрдек.

         Чарада кешеләрнең үзара дуслыгы, кемне чын дус дип атарга мөмкин, дуслыкны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләштек. “Безгә дуслык кирәкме? Илебездә дуслык булырга тиешме? Бөтен җир шарында яшәүчеләргә дуслык кирәкме?” дигән сорауларга укучыларның җаваплары тыңланылды. Ахырдан балаларга дуслык турында мультфильмнар күрсәтелде.