“Татарча диктант ЯЗ” 2021
Дөнья күләмендә 6 ел рәттән «Татарча диктант» акциясе уза. Акциянең максаты – татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, орфографик һәм пунктуацион хаталар ясамыйча язу теләген уяту, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Без дә үз чиратыбызда, 10 сентябрь көнне китапханәбездә китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл халкы белән берлектә “Татарча диктант ЯЗ” 2021 акциясендә катнашып татар теленнән үзебезнең белем дәрәҗәсен сынап карый алдык.