"Добрый Татарстан" "Мәрхәмәтле Татарстан"
Татарстан республикасы буенча барган “Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе игълан ителде. Әлеге акциягә, без, китапханәчеләр һәм безнең яшь китап укучыларыбыз да бик теләп кушылдык.
Без, китапханәчеләр, авылыбызның мәдәният йортында һәм китапханәдә ремонт ясаучы егетләргә ярдәм йөзеннән чүп-чарларны җыйдык. Укучы балалар өлкән яшьтәге авылдашларыбызның хәлен белеп, шефлыкта катнашып, бер-берсенә изге гамәлләр кылып үткәрделәр.