Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Экстремизмның башы кайда?»

Терроризм хәзерге вакытта кешелек иминлегенә куркыныч янаучы төп куркынычларның берсе булып тора. Безнең илдә һәм бөтен дөньяда балалар һәм өлкәннәр терроризмга каршы көрәшергә генә түгел, ә аның барлыкка килүен кисәтү күпкә мөһимрәк һәм нәтиҗәлерәк икәнлеген белергә тиеш. Берләшеп кенә без барыбыз бергә терроризмга каршы тора алабыз.

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан безнең китапханәдә «Скажем «НЕТ» терроризму!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Китап күргәзмәсе терроризмның каян килеп чыгуын, аны ничек танырга һәм булдырмый калырга, үз-үзеңне ничек якларга, ә иң мөһиме: «Терроризмны ничек җиңәргә һәм чын кешеләр булып калырга?»,  шулай ук тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре буенча китаплар һәм материаллар тәкъдим ителде.

Китапханәче укучылар өчен «Экстремизмның чишмә башы кайда?» дигән әңгәмә үткәрде, китап укучыларга 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар турында сөйләде.

Күргәзмә җәмәгать куркынычсызлыгы системасын формалаштыру, терроризмга һәм экстремизмга каршы тору максатыннан урта мәктәп укучыларына адреслана.