«Россиянең төп символы – балалар күзлегеннән»
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне - үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. Әләм илебезнең иксез-чиксез киңлекләрендә яшәүче күпмилләтле халкыбызны, дәүләтчелегебезне, милли хокукларыбызны яклау һәм буыннар бәйләнешен саклап калу омтылышында берләштерә.
23 август көнне китапханәбездә «Россиянең төп символы – балалар күзлегеннән» дип исемләнгән күргәзмә – викторина үтте, кичәдә китапханәче балаларга илнең төп рәсми символының өч йөз еллык тарихы, башка милләт вәкилләренә карата толерантлык турында сөйләде. Укучылар шулай ук «Мой гимн, мой флаг, моя Россия» дип аталган викторинада катнаштылар.
Балаларны дәүләт символикасына багышланган китаплар күргәзмәсе белән таныштырдык. Ватанын яратучы һәр кеше үз дәүләтенең символларын белергә тиеш. Һәм бу чакта китаплар иң яхшы ярдәмчеләр!