Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Җәй күрке – чәчәкләр”

Гөлләр, чәчәкләр  – бакчаның бизәге, матурлык, ямь бирүчеләр. Без барыбыз да чәчәкләр яратабыз. Бакчаларыбызда нинди генә чәчәкләр үсми. Аларның төрлелегенә гаҗәпләнми карау мөмкин түгел. Анда җәй буе, тирә-юньгә ямь биреп, розалар, кашкарыйлар, ап-ак ромашкалар, аллы-гөлле лаләләр, төрле төстәге лилияләр шаулап утыралар. Без аларга көн дә су сибәбез, чүп үләннәрдән арындырабыз, алар белән сөйләшеп йөрибез, чөнки чәчәкләр җанга тынычлык бирәләр, кәефебезне күтәрәләр. Чәчәкләр, тирә-якка ямь биреп, тормышыбызны бизәп торалар. Алар урамнарны, паркларны бизи, шәһәр-авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра. Табигать чәчәкләрне җирне матурлау өчен үстерә. Кешеләр табигать матурлыгын бозмаска, сакларга тиешләр. Урман-кыр чәчәкләре дә саклауга мохтаҗ.

         Шул уңайдан 12 август көнне укучыларыбыз өчен “Җәй күрке – чәчәкләр” дип аталучы мәгълүмати танып-белү сәгате оештырдык. Чараның максаты укучыларның чәчәкләр турындагы белемнәрне киңәйтү, чәчәкләргә карата кызыксыну уяту; туган табигатьне сакларга, аңа карата мәрхәмәтле һәм игътибарлы булырга өйрәтү иде. Әлеге чарада балаларга чәчәкләрнең төрлелеге, аларны үстерү серләре турында сөйләдек. Балалар барлык кешеләрнең дә табигать матурлыгын бозмаска, сакларга тиешлеге турында белделәр.